,
search took 0.001 sec. Search results
- Берничә еллар буена өйләрендә гел урысча гына сөйләшеп, мәҗлесләрдә гел «летят утки, два гуся», «Катюша» лар һәм бии-бии частушкалар җырлаган могамбәргә кайсыдыр бәйрәмдә әллә күкләр бер-бер хәбәр иңдерде, әллә борынгы бабаларының гены уянды, ярым айнык, ярым кызмача хәлендә ул чираттагы җырның тәмамлануын да көтеп тормыйча, ярыйсы ук ягымлы баритон тавышы белән «Күбәләк» не җырлап җибәрде. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Соңыннан могамбәр үзе дә аптырады: каян исенә төшкән аның хәтеренә «Күбәләк» нең сүзләре? Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Кунаклар 269 таралышкач, «шушы башсызлыгы» өчен могамбәр әле уена да кереп чыкмаган бик күп хакәрәт сүзләре ишетте. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Беркөнне моңа кадәр адәм рәтле чукына да белмәгән Тамара леонидовна почмакка Гайсә пәйгамбәрне күкрәгенә кыскан Мәрьям Ана сурәтен асып куйды. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- могамбәр дә җавапсыз калмады — ашап туйгач, дога да кыла белмәгән көенә ишек башына аятел Көрси язылган шәмаил элде. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- «Интернациональ» гаиләнең мәхәббәт чишмәсенә килеп эләккән терекөмеш ахыр чиктә буаны ерды: татар могамбәр Ибраһимов белән марҗа Тамара аполлонова, егерме ел бергә торганнан соң, аерылыштылар. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- шәмсеҗиһан әбисе янына авылга кайтулар туктатылды, аралашырга, татарча сөйләшергә әтисе юк — ул шәһәрдән үк китеп барган иде — моңа кадәр татарчаны су урынына эчкән малай кем белән татарча сөйләшсен? Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Паспортына милләтен язар яшькә җиткәндә, тәнендә урыс каны өстенлек итүенә шиге калмады егетнең. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- орс начальнигының бердәнбер кызына. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар
- Яшь хатын туганда ук түшәк өчен яратылган диярсең, иренә назын да, үзен дә кызганмый. Нур Әхмәдиев . Хикәяләр, новеллалар, фельетоннар